Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Коштавылында гомер кичерүче Наилә әби Сөнгатуллинаны олы юбилее белән котлады

Коштавылы авылының хөрмәтле акъәбисе Наилә әби Сөнгатуллинаны котларга район башлыгы Равил Хисаметдинов шәхсән үзе килде.

Район башлыгы Наилә әбине 90 яшьлек олы гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды, изге теләкләрен юллады. Наилә әби авылның иң хөрмәтле кешесе. Үзенең ачык йөзе, киң күңеле белән һәркемне үз итеп яши ул.

- Тормышта мин әрсез булдым. Сайланып, иркәләнеп яшәмәдем. Авырлыкларга бирешмичә, язмышымны да миңа тиешле итеп кабул иттем. Хәзер барлыкта, муллыкта, тынычлыкта бик матур гомер кичерәм. Кадер-хөрмәтем дә зур. Бер генә дә бу рәхәттән китәсем килми, - ди ул.

Наилә әби авылның остабикәсе дә булып тора. Авылга иман нуры таратып, һәркемгә изге догаларын юллый ул. Үзен зурлап, котларга килгән район башлыгы Равил Хисаметдиновка да олы рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде акъәби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев