Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район мәдәният хезмәткәрләре алдына яңа бурычлар куелды

Апас мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты. Киңәшмә барышында мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшенде. Шулай ук башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев киләчәктә башкарылачак эшләргә тукталып үтте, мәдәният хезмәткәрләрен район күләмендә узачак мәдәни чараларда актив катнашырга чакырып, әзерлек эшләрен башлау бурычын йөкләде.
Киңәшмә ахырында төрле мәдәни чараларда, «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республика бәйгесендә катнашкан, җиңү яулаган, якын арада туган көннәрен билгеләп үткән мәдәният хезмәткәрләренә Мактау Грамоталары, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев