Район Пенсия фонды тарихыннан
8 июньдә үз һөнәри бәйрәмнәрен эш өстәлләре артында каршылаган, бүген 18 кешелек Апас Пенсия Фонды коллективы җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов аның оешу тарихын барлый: -Аерым оешма булып 1991 елда эшләп киткән, башта 2-3 кенә кешелек коллективыбызның беренче җитәкчесе итеп Фәрит Кәлимуллинны билгелиләр. Аннан коллектив җитәкчесе булып Рамил Таһиров эшли. 2001 елда...
8 июньдә үз һөнәри бәйрәмнәрен эш өстәлләре артында каршылаган, бүген 18 кешелек Апас Пенсия Фонды коллективы җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов аның оешу тарихын барлый:
-Аерым оешма булып 1991 елда эшләп киткән, башта 2-3 кенә кешелек коллективыбызның беренче җитәкчесе итеп Фәрит Кәлимуллинны билгелиләр. Аннан коллектив җитәкчесе булып Рамил Таһиров эшли. 2001 елда район башкарма комитетының социаль бүлеге таркалып, коллектив зурая һәм бу елларда бирегә җитәкче итеп Фирдүс Вахитовны куялар. Советлар Союзы елларында колхозда, КПССның район партия комитеты, агрофирмада бик җаваплы вазифалар башкарып, район халкының зур хөрмәтенә лаек шәхес бүген лаеклы ялда инде. 2004 елда Апас пенсия идарәсен Кама Тамагы районы белән берләштерәләр, төп җитәкчелек күрше районга күчерелә. Шуннан соң коллектив җитәкчесе итеп яңадан Рамил Таһиров кайта, аннан соң ул район хакимиятендә, район Саклык Банкында эшләде. Рамил Таһировтан соң Апас Пенсия Фонды җитәкчесе итеп Талия Дәүләтшина билгеләнә, ул пенсиягә чыккач район Пенсия фондына җитәкче булып Шамил Гаффаров килә. Бүген элеккеге бу җитәкчебез район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып хезмәтен дәвам итә. 2016 елдан башлап бу җаваплы вазифаны мин башкарам. Без районда барлыгы 7077 апаслыларга хезмәт күрсәтәбез. Ел дәвамында пенсионерларга якынча 1 миллиард сумнан артык төрле пенсия, башка түләүләр безнең аша исәпләнә һәм халыкның кулына яки банк карталарына күчерелә. Бу банкомат аша пенсия алуны тизләтсә, икенче яктан аны, пин-кодларын чит-ятларга бирергә, белдерергә ярамый, елгыр адәмнәр, алдакчылар сезне төп башына утыртулары да бар, шуңа да уяу булырга кирәк. Коллективыбыз эштә уңган, сәхнәдә дә, спортта да, җәмәгать эшләрендә дә бик актив. Татарстан күләмендә 41 район Пенсия Фонды, бүлекчә-идарә исәпләнә. Барлык эш күрсәткечләребез буенча без беренче "унлык" та. Хезмәттәшләрем һәм ветераннарыбызны (бу җәмәгать оешмасын бүген Фондның беренче җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин җитәкли) һөнәри бәйрәмебез белән ихластан котлыйм,-ди ул. Илгизәр Вәлиәхмәтов район Пенсия Фонды тарихын махсус стенд итеп әзерләргә хыяллана. Матур башлангыч, саваплы теләге чынга ашсын!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев