Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район прокуратурасына яшь белгеч эшкә кайтты

Югары Ослан районында туып үскән Алексей Николаевич Карасев Рфның Татарстан Тикшерү Комитетының идарәсенең Югары Ослан районара Тикшерү бүлеге составында Апас һәм Кайбыч районы буенча тикшерүче булып эшләячәк. Ул 2014 елда Казан юридик институтын тәмалап, үзенең тынгысыз, бик җаваплы хезмәтен Яр Чаллы шәһәрендә башлаган. 7 сентябрьдән безнең районга эшкә билгеләнде. -Апаста...

Югары Ослан районында туып үскән Алексей Николаевич Карасев Рфның Татарстан Тикшерү Комитетының идарәсенең Югары Ослан районара Тикшерү бүлеге составында Апас һәм Кайбыч районы буенча тикшерүче булып эшләячәк. Ул 2014 елда Казан юридик институтын тәмалап, үзенең тынгысыз, бик җаваплы хезмәтен Яр Чаллы шәһәрендә башлаган. 7 сентябрьдән безнең районга эшкә билгеләнде.

-Апаста мине бик җылы каршы алдылар. Бик матур табигатьле төбәк икән. Тагын нәрсәгә игътибар иттем-халкыгыз ачык, авыллар, бигрәк тә район үзәгендә яшәүчеләр чисталык, яшеллек ярата. Хәтерле халык икәнсез-Апастагы кебек затлы фонтаннар, һәйкәл-бюстларны Татарстанның бер җирендә дә шулай күпләп күргәнем булмады. Апаслыларга исәнлек-саулык, иминлек телим, һәм һәркемгә дә закон кушканча, тәртип бозмыйча матур итеп яшәргә һәм эшләргә язсын,-ди яшь тикшерүче.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев