Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район суды бер апаслыны 160 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем итү турында карар чыгарды

Районның бер авылында яшәүче 43 яшлек ир-ат үз өендә"идән асты аракы заводы" ача. Казан базарларыннан кеше сәламәтлеге өчен куркыныч контрафакт спирт алып кайтып, шуны су белән куша да, махмырдан интегеп йөрүче авылдашларына юнь бәядән сатуны җайга сала. Бу хакта район хокук сакчыларына бик тиз билгеле була һәм районкүләм оператив тикшерү...

Районның бер авылында яшәүче 43 яшлек ир-ат үз өендә"идән асты аракы заводы" ача. Казан базарларыннан кеше сәламәтлеге өчен куркыныч контрафакт спирт алып кайтып, шуны су белән куша да, махмырдан интегеп йөрүче авылдашларына юнь бәядән сатуны җайга сала. Бу хакта район хокук сакчыларына бик тиз билгеле була һәм районкүләм оператив тикшерү эшләре башлана.

- Гаеплегә карата РФ Җинаятьләр Кодексының 238 маддә, 1 өлешенә һәм дәүләт гаепләүчесе дәлилләренә нигезләнеп суд карары чыгарылды. Шул нигездә ул 160 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителде,- дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе Альмир Гаптелганиев.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев