Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район укучылары белемнәрен сынады

Апас мәктәбендә география фәненнән “Нәрсә? Кайда? Кайчан? уеннары буенча мәктәп укучылары арасында үтүче Республика Чемпионатының муниципаль этабы узды.

Биредә Апас, Каратун, Морзалар, Биеш, Зур Күккүз, Борнаш, Табар Черкене, Азбаба, Кызыл-Тау, Урта Балтай, Бакырчы, Чүрибураш укучылары белемнәрен сынады.
Чемпионатның максаты: укучыларны логик фикерләү, аралашу сәләтен, аны интеллектуаль яктан үстерү.
Нәтиҗәдә, Урта Балтай мәктәбенең “Глобус“ командасы җиңү яулады. Апас мәктәбенең “Азимут“ командасы, Морзалар мәктәбенең “Ябалаклар“ командасы икенче урынга, Каратун мәктәбенең “Глобус“ командасы, Борнаш мәктәбенең “Дулкын“, Кызыл-Тау мәктәбенең “Совета“ командасы өченче урынга ия булдылар.
Командаларга район мәгариф бүлегенең Дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев