Районда беренче метан газы ягулык станциясе ачылды
Ул Татарстан Республикасының дәүләт программасы кысаларында төзелде.
(21 декабрь. “Апастово-информ”).
Шонгаты авылы янәшәсендә төзелгән метан газы ягулык станциясе кулланышка тантаналы шартларда тапшырылды. Яңа объектны онлайн форматта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ачылу тантанасы берьюлы 10 районда узды.
“Бүген районда истәлекле көн. Районыбыз территориясендә сафка баскан метан газы ягулык станциясе кулланышка тапшырыла. Киләчәктә экологик яктан чиста һәм бәрәкәтле метан газы ягулыгына ихтыяҗ артыр дип ышанам”, - дип белдерде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Метан газы ягулык буларак арзан санала. Ул техниканың эшләү вакытын озынайта. Аның экологиягә дә зыяны бик аз.
Казан-Ульяновск трассасының 65нче чакрымында, Шонгаты авылы янәшәсендә урнашкан станция клиентларын сыйфатлы ягулык белән тәэмин итәчәк. Станциягә иң заманча җиһазлар урнаштырылган. Биредә 9 кешегә эш урыны булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев