Районда чисталык икеайлыгы бара
Район мәдәният бүлеге һәм мәдәният йорты, “Чиста район“, юл төзү оешмалары, Апас мәктәбе коллективлары быелгы язгы өмәләрен район Сабантуе аланы янәшәсендә башлап җибәрделәр.
Апаска килү юлы читләре, наратлыкта күпкә чиста хәзер. Район үзәге, авыл җирлекләрендә чисталык, табигатебезне тәртипкә китерү язгы өмәләр дәвам итә, аларда йөзләгән кеше катнаша. 20 апрельдә гомумхалык өмәсендә исә район күләмендә бик күп эшләр башкарылачак дип планлаштырылды. Чисталык икеайлыгы программасына һәр апаслының өлеше керергә тиеш.
Ришат Жамалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев