Районда “Иң шәп чыршы уенчыклары” конкурсы узды
Чыршы уенчыкларының гадәти булмаганнары “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә тупланган.
(11 декабрь, “Апастово-информ”).
Конкурста барлык мәктәп укучылары да, балалар бакчалары нәниләре дә бик теләп катнашкан. Алар әти-әниләре ярдәме белән, кул астында булган материалларны эшкә җигеп, гадәти булмаган уенчыклар ясаганнар. Мамык, картон, пластик шешәләр, стаканнар, ялтыравык җылыткычлар барысы да чыршы уенчыгына әверелгән.
“Әлеге конкурс ел саен уза. Мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре, аларның әти-әниләре үз куллары белән могҗиза тудырып, сокландыралар. Быел да алар безне бик матур, кызыклы уенчыклар белән шаккаттырдылар. Конкурста катнашучы һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев