Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда өмәләр дәвам итә

Республикада 22 апрельдә башланып киткән “Татарстанның чиста урманнары“ акциясе буенча Апаста 24 апрельдә район үзәгендәге оешмалар район Сабантуе аланы, аның янәшәсендәге урман читләрен һәм Каратуннан Апаска килүче олы юл буенда моннан 35-40 еллар элек утыртылган кыр ышыклау посадкасында зур өмәгә чыкты. Район хакимияте коллективы иң зур эш күләме башкарды.

Район “Алтын алка“ Боз Сарае, “Дельфин“ бассейны, “Апас“ спорт комплексы, ДЮСШ, Апас штп башкарма комитеты,  район яшьләр эше һәм спорт комитеты, мәгариф бүлеге, Апас мәдәният йорты, район ветеринария берләшмәсе һәм башка оешма вәкилләре катнашында барлыгы 10 гектарлык мәйдан чүптән арындырылды һәм ул тиешле урынга илтеп түгелде.

Быелгы Сабантуйга килүче кунакларны аланда тагын бер яңалык көтә-элеккеге кунаклар трибунасының беренче каты тирәли ябык веранда булдырылды һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә.

15 апрельдән районда янгынга каршы куркынычсызлык режимы кертелде. 25 апрельдән урман тирәләрендә, зур янгын җәелү куркынычы булган урыннарда ачык ут белән эш итү гомумән дә рөхсәт ителми. Өмәләр вакытында таләп-кагыйдәләрне төгәл үтәгез,-диләр янгынчылар һәм урманчылар. 

Аны бозучыларга ярты миллион сумга якын штрафлар яный!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев