Районда йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә яңа түләүләр өчен гаризалар кабул ителә
Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яисә район Пенсия фондының клиент хезмәтендә калдырырга мөмкин.
(6 июль, Апастово-информ”).
Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән яңа төр пособиеләр тулы булмаган гаиләдә ялгыз әти яисә әни белән тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, суд карары белән алимент алырга тиешле, ләкин нинди дә сәбәп белән аны ала алмаучы гаиләләргә, алимент алганнан соң да мохтаҗлык кичерүчеләргә каралган. Түләү ай саен бирелә һәм ул һәр бала өчен 4997,5 сумны тәшкил итә. Айлык пособие иртә срокта учетка баскан йөкле хатыннарга да билгеләнгән. Ул 5311 сум күләмендә түләнеләчәк.
Район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов белдерүенчә, әлеге төр пособиеләрне билгеләгәндә гаиләнең кереме төп шарт булып тора.
“Пособиене алу өчен билгеләнгән хисап чорына гаиләнең нинди дә булса кереме – хезмәт хакы, пенсия, стипендия, үзмәшгульлек табышы, авторлык гонары һ.б булырга һәм ул җан башына 9955 сумнан, ягъни яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Әгәр мондый керемнәр булмаса, пособиеләр түләнми. Бары тик бала белән өйдә утыручыларга, инвалид бала яки өлкән кешене караучыларга, көндезге бүлектә укучыларга, өч айдан артыграк дәвалану узучыларга, армиядә хезмәт итүчеләргә, күп бала үстерүчеләргә, баланы ялгыз тәрбияләчеләргә, иректән мәхрүм ителү, эшсезлек очрагында гына ташлама ясала”, - дип белдерде Пенсия Фонды җитәкчесе.
Россия Президенты Владимир Путин 6 яшьтән 18 яшькәчә балалары булган гаиләләргә август-декабрь айларында 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указга кул куйды. Аның нигезендә булган һәр бала 10 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк. Әлеге 10 мең сум күләмендәге ярдәм шулай ук 18 яшьтән 23 яшькә кадәр укуларын дәвам итүче инвалид балалар өчен дә күчәчәк. Әлеге түләүгә гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев