Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондагы шәхси кибетләрдә алкогольле эчемлекләр сатып алу кыенлаша

-Соңгы 3 елда районда сәүдә киштәләренә алкогольле эчемлекләр куеп аны халыкка сатарга рөхсәт-лицензиясе булган кибетләр саны 120 дән 84 кә калды. Димәк, элек бу мөмкинлек булган 36 кибеттә законлы нигездә хәзер спиртлы эчемлекләр сатып ала алмыйсың. Моның өчен я район үзәгенә яки аракы-шәраб сатуга рәсми рөхсәте үз көчендә калган башка...

-Соңгы 3 елда районда сәүдә киштәләренә алкогольле эчемлекләр куеп аны халыкка сатарга рөхсәт-лицензиясе булган кибетләр саны 120 дән 84 кә калды. Димәк, элек бу мөмкинлек булган 36 кибеттә законлы нигездә хәзер спиртлы эчемлекләр сатып ала алмыйсың. Моның өчен я район үзәгенә яки аракы-шәраб сатуга рәсми рөхсәте үз көчендә калган башка авыл кибетенә тәпиләргә кирәк. Сүз дә юк, бу халыкка, сатып алучылар, кулланучыларга берникадәр уңайсызлык тудыра,-дип саный район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.

Кибетчеләр исә, үз чиратларында алкогольле эчемлекләр сатуга рөхсәт-лицензия алу, рәсмиләштерүнең зур чыгымлы булуына ишарәли. Россия хөкүмәте карарлары нигезендә сәүдә нокталарына махсус касса аппаратлары, сканер, башка ЕГАИС дәүләт күзәтү-теркәү аппаратурасын үз хисабыңнан сатып алу, аны Интернет челтәренә тоташтыру бәяләре дә бик "тешләк" диләр эшмәкәрләр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев