Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райондашлар Республика Хоккей Федерациясенең Рәхмәт хатларына ия булдылар

“Әтине, әнине һәм хоккейны яратам“ фестивален оештыруда активлык күрсәткән райондашлар бүләкләнделәр.

(17 февраль , “Апастово-информ“).


“Мәрхәмәтле Боз“ программасы кысаларында хоккей фестивале Апас районында да узган иде. Анда спортны сөюче күп райондашлар катнашты. Әлеге фестивальне оештыруда активлык күрсәткән җаваплы хезмәткәрләр хакимият бинасына чакырылып бүләкләнделәр.
“Югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә бирелгәнлегегез, ярдәмчел булуыгыз мактауга лаек“, - диелгән Рәхмәт хатларында.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, урынбасары Луиза Сафина, “Алтын алка“ Боз сарае җитәкчесе Ирек Яраханов бүләкләнүчеләргә зур проектны тормышка ашыруда керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев