Районга яшь табиблар эшкә кайтты
Район үзәк хастаханә, поликлиника коллективларына быел берюлы 6 яшь табиб кушылды. Ике ай элек Кайбычтан Апас районы баш табибы булып эшкә кайткан Алмаз Альфред улы Алиуллин, аның тормыш иптәше, үзәк хастаханәнең көндезге стационары терапевты Зөлфия Айрат кызын коллектив үз итеп каршылады. Үзебезнең Апасыбызда туып-үскән Гүзәл Фәрит кызы Ханнанова бүген район...
Район үзәк хастаханә, поликлиника коллективларына быел берюлы 6 яшь табиб кушылды. Ике ай элек Кайбычтан Апас районы баш табибы булып эшкә кайткан Алмаз Альфред улы Алиуллин, аның тормыш иптәше, үзәк хастаханәнең көндезге стационары терапевты Зөлфия Айрат кызын коллектив үз итеп каршылады. Үзебезнең Апасыбызда туып-үскән Гүзәл Фәрит кызы Ханнанова бүген район баш табибы урынбасары-поликлиника мөдире булып билгеләнде. Беррәттән ул дерматовенеролог вазифаларын да үти. Аның ире, Әгерҗе якларында туып-үскән Илшат Нәзиф улы исә поликлиникада оториноларинголог (гадиләштереп әйтсәк, авыз-тамак-колак авырулары белгече) булып эшли. Ханнановлар Казан дәүләт медицина университетын 2008 елда тәмалап, быелның апрель аена кадәр Казандә яшәделәр һәм республика клиникасында үз белгечлекләре буенча эшләп, зур тәҗрибә тупладылар. Балалар табибы-педиатр булып Апас поликлиникасына эшкә кайткан Ләйсән Рифат кызы Вәлиева, Гүзәл Айдар кызы Галләмиева әле быел гына Казан дәүләт медицина университетын тәмалап, диплом алдылар. Аларны да район көтеп алды, чөнки соңгы елларда район сәламәтлек саклау тармагы коллективы яшәрүгә бик мохтаҗ иде. Кайбер төр юнәлешләр, белгечлек буенча Казан, Буа, Тәтештән Апас поликлиникасына вакытлы табиблар чакыртулар бүген инде артта калып бара.
-Бу үзгәрешләрнең бер сәбәпчесе-район башлыгы, аның тынгысызлыгы һәм туган районы халкы турында кайгыртудыр, мөгаен,-ди Алмаз Алиуллин. -Районга эшкә кайткан яшь табиблар барысы да Россиякүләм "Земский доктор" программасы буенча торак шартларын яхшыртуга 1 миллион сумлык дәүләт ярдәменә исәп тота ала. Моңардан тыш, Апас районы медицина тармагы буенча аерым Грантлар отты-бу акчалар да яшь табибларыбызның эшкә урнашып районда калуы, яшәү һәм торак шартларын яхшыртуга тотылачак. Махсус юллама белән Россия, Татарстан урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем алып, Апаска эшкә кайтырга теләк белдерүче яшь табибларга булышуның башка юлларын да өйрәнәбез.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев