Районның газ хезмәткәрләре кисәтә
Сөрем газы белән агулану очраклары, көнкүреш газы шартлау фаҗигаләре кулланучылардан иминлек кагыйдәләренә игътибарны тагын көчәйтүне таләп итә.
(3 май, “Апастово-информ”).
Ни кызганыч, сөрем газы белән агулану очраклары безнең республикада кабатланып тора. Сөрем газының исе дә, тәме дә юк. Аны тоеп та булмый. Әмма аны сулау кеше гомере өчен бик куркыныч. Аның белән агулануны тиз генә белеп тә булмый. Аны сулап җиңелчә агуланган кешедә баш авыртуы, күңел болгануы, эч авыртуы күзәтелергә, хәлсезлек сизелергә, кинәттән йокысы килергә, сулыш алуы кыенлаша башларга, көчлерәк тәэсир иткән очракта пульс көчәергә, аң буталырга, координация югалырга мөмкин. Көчле концентрация исә көзән җыеруга, кома хәленә яки үлемгә китерә.
Газ хезмәткәрләре белдерүенчә, сөрем газы пичнең төтенүткәргечендә ярыклар булу, корым тыгылу, газ пиченең горелкасы, вентиляция төзексез, яисә бетереп булмау сәбәпле чыгарга мөмкин.
- Гадәттә, фатирларда төзекләндерү эшләре вакытында хуҗалар бүлмәара ишекләрне урнаштырганда астан ара калдырмый, вентиляция юлын томалый. Моның нәтиҗәсендә бина эчендә һава алмашыну начарлана, - ди алар.
Индивидуль җылыту системасы урнаштырылган, газ колонкалары һәм плитәләр булган өйләрдә сөрем газы белән агулану куркынычы аеруча зур.
- Йортларда һәм фатирларда төтен йөри торган юлларны, газ приборлары эшләп торган бүлмәдәге тәрәзә форточкаларын ябып куймаска кирәк. Газ янган җирдә, һава йөрсен. Шулай ук эшләп торган газ приборларын озак вакытка күзәтүсез калдырырга да ярамый. Газ хезмәткәрләренә елга бер тапкыр техник күзәтү уздыра. Моңа йорт хуҗалары җитди карарга бурычлы. Йортларда сөрем газы хакында кисәтүче махсус җайланмалар булдырырга киңәш итәбез. Шулай ук газ плитәләрен һәм колонкаларын мөстәкыйль рәвештә урнаштыру, үз белдегең белән төзәтү, газ чыгаруны туктату катгый рәвештә тыела, – дип кисәтә районның газ хезмәте җитәкчесе Марс Нәбиуллин.
Район газ хезмәткәрләре кулланучыларга таләпләр-кагыйдәләрне төгәл үтәргә, газ исе сизгән очракта тиз арада “04” яисә “112” номеры аша район газ хезмәтенә хәбәр итәргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев