Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның яшь көрәшчеләре республикакүләм 6 көрәш бәйгесендә катнашты

 Районның һәм республиканың атаклы балалар тренеры, хөкемдар, Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре, яшьлегендә милли көрәш буенча берничә тапкыр Апасның баш, абсолют батыры, Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылган Ринат Гыйламов 1999 елдан бирле районда милли көрәшне үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Аның кулы астында бүген 7 яштән 50 яшькә кадәр йөзләгән апаслы көрәш алымнарын өйрәнә, төрле бәйгеләрдә катнаша һәм Апас данын яклый. Ул шулай ук үз Кубок-призларына ике тапкыр зур, район һәм районара көрәш ярышлары да үткәрде. Бүген ул- редакция кунагы.

-Соңгы 3 айда районыбызның яшь көрәшчеләре республикакүләм 6 көрәш бәйгесендә катнашты. Буада милли көрәш буенча Татарстан чемпионы, РСФСР спорт мастеры Рәшит Исхаков истәлегенә ел да зурлап үткәрелүче районара ачык көрәш турнирында без инде бишенче тапкыр катнаштык,-дип башлады ул сүзен.

-Бу юлы да яшь көрәшчеләребез сынатмады-Апастан 36 килограммлы үлчәмдә Динар Насыйбуллин беренче, 43 килограммлы авырлыкта Камил Сафиуллин белән Илназ Кәримов икенче һәм өченче, 46 килограммлы авырлыкта Альмир Сабиров икенче урынга чыкты. 50 килограммлы авырлыкта Чүрибураштан Раян Нургалиев батыр калды. 55 килограммлы авырлыкта яшь апаслы, Татарстан һәм Россия чемпионы Азамат Мөхәммәтшин шулай ук беренчелекне беркемгә дә бирмичә, келәмдә иң көчле булуын тагын бер кат раслады. 65 килограммнан югары авырлыкта бик өметле яшь көрәшчебез Айдар Ярхәметдинов икенче урынга чыкты.

Казанның “Авиатор“ спорт мәктәбендә бүген безнең районда Сабан туйларда тәүге чыныгу алган бик атаклы көрәшче Илһам Волков баш тренер булып эшли, ул минем яшьлек дустым. Ел да аның чакыруы буенча Казанда милли көрәш турнирларында катнашабыз. Соңгы баруыбызда “Авиатор“ спорт залында узган ачык беренчелек турнирында Апастан 36 килограммга чаклы үлчәмдә Динар Насыйбуллин беренче, 50 килограммга кадәр авырлыкта Альмир Сабиров шулай ук беренче һәм 70 килограммлы үлчәү категориясендә абыйсы Ильмир икенче урын яулады. 55 килограммлы авырлыкта апаслылар Флорид Сафин өченче, 60 килограммлы үлчәмдә Азамат Мөхәммәтшин өченче һәм Чүрибураштан Финат Фаршатов 50 килограммлы авырлыкта икенче урынга чыкты.

Казаннан кайтуга икенче көнне команда белән Чүпрәлегә бардык. Район Сабантуларында 10 тапкыр абсолют батыр булып калган көрәшче Мәсхүт ага Хөснетдиновка 80 яшь тулу уңаеннан аның туганнары, улы Илгиз һәм иганәчеләр ярдәме белән узган ярышта 36 килограммлы үлчәмдә Апастан Динар Насыйбуллин балалар арасында икенче ә олылар арасында 65 килограммлы авырлыкта Чүрибураштан Илнар Яруллин беренчелекне яулады. Бу дәрәҗәле ярышта Буа, Тәтеш, Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән бик көчле командалар да катнашты. Турнирның олы кунагы- милли көрәш буенча дөнья чемпионы Булат Мусин балалар өчен мастер-класс үткәрде Апасыбызның яшь баһадирлары өчен монысы бигрәк тә кирәк һәм файдалы булды.

Район Сабантуйларының төп бизәге, халыкның иң яраткан спорт төре буларак милли көрәшебез һаман шулай үссен, камилләшсен өчен Апасыбызда мөмкинлекләр чиксез. Авыл мәктәпләре физкультура укытучылары арасында Руслан Нургалиев, мин бик хөрмәт иткән, Морзалардан атаклы тренер, пенсиядәге укытучы Ислам ага Сәгдиев, район, Казан Сабантуйлары көрәш мәйданнары тоткан абыйлы-энеле Фирдүс белән Илдус Сөнгатуллиннар, Илдус Садриев, Фәнис Сафиуллин, Марат Макаров, Радик Фәсхетдинов, Марат Мифтахов, Рәшит Шәйхиев, Кызылтау мәктәбе директоры Илдар Хәйбуллин, иганәчеләр Айдар Мөхәммәтшин, Камил Нәҗмиев, Марсель Вәлиев, Илнар Сабиров һәм башка бик күпләрнең эшен дәвам итүчеләр-безнең горурлыгыбыз: Алар булганда көрәшчеләребез әти-әниләрен, тамашачыларыбызны яңа җиңүләре белән тагын да шатландырачак әле. Апаслылар Татарстан, Россия, дөнья спорт мастерлары, чемпионнар арасында якты йолдыз булып балкысын

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев