Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районыбыз волонтерлары 65 яшьтән өлкәннәргә азык-төлек, даруларны өйләренә илтәләр

Үз үтенечләрен өлкәннәр 21-0-80 телефоны буенча кайнар линиягә шалтыратып җиткерә алалар.

(17 ноябрь, “Апастово-информ”).


Соңгы вакытта өлкәннәр арасында авыручылар саны артты. Шул сәбәпле, районда волонтерлар эше кабат яңартылды.
“Районыбыз волонтерлары кергән мөрәҗәгать буенча өлкәннәргә беренчел кирәк-яракларны, продуктларны, даруларны илтәләр. Товарны чеклары белән барлык саклык чараларын күреп кулларына тапшыралар”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Бүген волонтерлар Апас, Биеш, Морзалар авылларында яшәүче өлкәннәрнең үтенечләрен үтәделәр.
Мәдинә апа Хәйруллина, Мария апа Гурьянова, Саимә апа Сираҗиева аларга игелекле эшләре өчен рәхмәт әйттеләр, канәгатьлекләрен белдерделәр.
-Рәхмәт барысы өчен дә. Һәр зарымны тыңлыйлар, даруларын да, азык-төлеген дә алып кайтып бирәләр. Бик җайлы”, - ди мактап алды волонтерларны Мария Федоровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев