Референдумда яшь гаиләләр бигрәк тә активлык күрсәтте
Район үзәк китапханәсенә урнашкан 881 нче сайлау участогында иртәдән үк җанлылык сизелде. Гаиләләре, балалары, оныклары белән килеп тавыш бирделәр.
– Халык елдагыча бик актив безнең участокта. Күргәнегезчә, гаиләләре белән киләләр. Төш вакытына 1045 сайлаучының 52 проценты тавыш бирде, - диде комиссия рәисе Марс Нәбиуллин. Роза апа Каюмова шулай ук гаиләсе белән килгән.
– Ел саен бергә җыелып киләбез. Апасыбыз матур булсын да, шушы матурлыкта, рәхәт тормышта тату, бердәм гаиләләрдә яшәсәк иде, - дип теләкләрен дә җиткерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев