Республика салым идарәсе коронавирус пандемиясе чорында онлайн-сервислардан файдаланырга чакыра
Гражданнарның Республикабыз салым органнарына шәхси кабул ителүләре вакытлыча туктатылды.
(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Екатерина Ларионова).
Татарстан буенча Федераль салым идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралуы чорында гражданнарны контактсыз хезмәттәшлеккә чакырды. Бу турыда пресс-конференциядә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Республика буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.
“Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеген кайгыртып, аларны Россиянең Федераль салым хезмәтенең офицаль сайтында булдырылган интерактив сервислар аша хезмәттәшлеккә чакыра” - дип билгеләп үтте Никиташин.
Аның сүзләренчә, теләсә нинди ярдәмне дә онлайн алып була. nalog.ru сайтында һәм мобиль өстәмәләрендә 50дән артык онлайн-сервислар эшләп тора.
“Шулай ук, үзмәшгульләрне дә кертеп, барлык салым түләүчеләр “Шәхси кабинет”лары белән файдалана алалар. Бүген алар салым түләүчеләр өчен төп аралашу чыганагы булып торалар. Салым органнарына гражданнарны мәгълүматлаштырырга ярдәм итәләр”, - дип өстәде Татарстан салым идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Элегрәк, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, Татарстан салым идарәсе территориаль органнарда халыкны кабул итүне вакытлыча туктатуы турында хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев