Ришат Төхвәтуллин: «Махсус хәрби операция зонасында җырымны башкарган егет концертыма килде»
.
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм хәрби хезмәттә булган баянчы Разил Камалов, хәзерге вакытта ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында бара торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына "Болгар радиосы" студиясеннән кушылдылар.
Шамил исемле егет махсус хәрби операция зонасында Ришат Төхвәтуллинның “Агымсу юлын таба” дип аталган җырын җырлаган булган. Ялга кайткач, Ришат концертына да килгән була Шамил.
Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев