Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турында

Казан мәктәбе директоры: Игътибар балаларга юнәлтелгән. Россиянең Төп законына кертеләчәк үзгәрешләр, үсеп килүче яшь буынның яшәеше - илебезнең дәүләт сәясәтендә мөһим булып торуын күрсәтә.

(22 июнь, “Апастово-информ“).


Илебездә балалар роленең өстенлек алып торуын билгеләүче Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр барлык балаларга сыйфатлы белем алырга ярдәм итәчәк. Шундый фикер белдерде “Татар-информ“ матбугат агентлыгы белән әңгәмәсендә Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче номерлы татар гимназиясе директоры Кәмәрия Хәмидуллина.

“Иң яхшысы – балалар өчен“ – бу принцип һәрвакыт үзәктә торды, тик, ул, алдан лозунг кына булып кала бирде. Балаларга бер дә игътибар бирелмәде дип мин әйтә алмыйм, билгеле. Шулай да, бу төзәтмәләр кертүне яхшы якка үзгәреш дип саныйм“, – диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Хәмидуллина сүзләренчә, бу принципның үзәгендә – балаларның төрле яклап үсеше тора. Әмма, барлык гаиләнең бар нәрсәгә мөмкинчелекләре җитеп бетми. Ә Россиянең төп законына кертеләчәк төзәтмәләр үсеп килүче буынның рухи-әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсешенә ярдәм итәчәк.

Гимназия директоры төзәмәләрдә искә алынган патриотизмга, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү һәрчак актуаль булып кала, дип ассызыклады.
“Бу гомумкешелек кыйммәтләре. Алар һәрвакытта да мөһим булып кала һәм бу кыйммәләрне без тагын да арттыра алабыз“, - дип билгеләп үтте Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев