Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Роза Альманова хуҗалыгында яңа “кунаклар” барлыкка килде

Отышлар “Йолдыз“ны иң күп яздыртучы почтальоннар арасында аерым уйнатылды.

(17 ноябрь, “Апастово-информ“).


Йортан-йортка кереп, һәр кешенең җаен табып, вакытын белеп почтальоннар газета-журналларга яздырта. Безнең эшебез аларның хезмәт нәтиҗәсенә дә бәйле. Шуңа күрә дә, почтальоннар арасында да отышлар уйнату гадәтен традициягә керттек. Бу юлы отыш иясе – Морзалардан Роза Альманова. Ул Морзалар һәм Каратунда почтальон булып эшли. Иң югары күрсәткеч белән эшләүче хезмәткәрләр арасында лотереяда тавыклар отты.

Роза Альманова тумышы белән Морзалардан. Бу вазифада 5 ел хезмәт итә. "Йолдыз" укучылар белән күптән уртак тел тапкан.

“Барлыгы 54 кеше "Йолдыз"га язылды. Әле язылучылар тагын булачак. Безнең авыл халкы бик әйбәт. Халык үзе теләп язылмаса, аларны мәҗбүр итеп булмый. Өлкәннәр дә, яшьләр дә языла. Арада күпләп газета-журналларга язылучылар да бар. Мисал өчен, Назыйм һәм Фирдәвес Сөнгатуллиннар йортына 12 төрле басма килә. 6-7шәр газета-журналга язылучылар шактый“, - дип, авылдашларына рәхмәтен җиткерде ул.

Роза апа тавыкларны сөенеп кабул итте. Аның да хуҗалыгында яңа “кунаклар” барлыкка килде.

“Бер дә көтелмәгән бүләк булды бу.. Хезмәтебез, чыннан да, җиңел түгел. Күрә, бәяли белгәнегез өчен рәхмәт“, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев