Роза Байкузина: “Эшемне яратам, күңел күтәренкелеге алам“
Район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Роза Байкузинаның күпьеллык, намуслы хезмәте Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре дигән мәртәбәле исем белән бәяләнде.
(18 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Роза Байкузина хезмәт юлын Пермь өлкәсендәге балалар бакчасында шәфкать туташы буларак башлап җибәрә. Соңрак, Апас якларына кайтып, район үзәк хастаханәсенә эшкә килә. 1985 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр ул биредә хезмәт итә.
“Хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелгән саен җаваплылык хисе дә, таләпчәнлек тә арта гына бара. Эшемне яратам, күңел күтәренкелеге алам. Кемгәдер яхшылык эшли алсам, иңемә канатлар үскәндәй була“, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев