Рәшидә Насыйрова: “Язмыштан качып котылып булмый икән“
Карамасарда яшәүче Рәшидә апа Насыйрова тормышында күп авырлыклар, ачы хәсрәтләр, югалтулар күрсә дә, аларны сабыр канатларында күтәреп, яшәү ямен югалтмаган олы йөрәкле ханым. Күзләрендә яшь булса да, ул елмаерга, кеше хәлен сорашырга үзендә көч таба белә.
(6 июль, “Апастово-информ“).
“Кияүгә чыкканда 18 яшем дә тулмаган иде әле. Тормышымның башы бәхетле мизгелләргә бай булды. Тормыш иптәшем белән 5 ир балага гомер бүләк итеп, аларны аякка бастырдык. Озак еллар колхозда эшләдем, сыер саудым. Шул елларда балалар да үсте. Пар канатым янәшәмдә иде“, – дип сөйли Рәшидә апа.
Язмыш Рәшидә апаны үзенең кырыслыклары белән сыный. Ул тормыш иптәшен, фаҗигале төстә 3 баласын югалта. Барысы да Ана йөрәгендә тирән җәрәхәт калдырып, бүген дә ул яралар гел сыкрап тора. Калган балалары, киленнәре, оныклары хакына ул яшәргә тырыша.
“Язмыштан качып котылып булмый икән. Сиңа язган сиңа була. Гел хәрәкәттә, эштә булырга, күңел тулган чакларымда файдалы шөгыль табарга тырышам. Хәзер җәйге ялга оныкларымны көтәм“, – ди ул.
Рәшидә апаның бар җирендә тәртип, бакчалары да ялт иткән. Ишегалдын матур гөлләр бизи. Алар хуҗабикәнең күңел матурлыгы белән бик тә тәңгәл килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев