Сабантуйлар ачучы Миңнеәхәт
-45 ел тракторчы булып эшләгән дәвердә җитәкчеләр иңнәремә 17 тапкыр "Иң яхшы сабанчы", "Иң яхшы сукачы" "Иң яхшы чәчүче", Иң яхшы комбайнчы"исемле ал тасмалар такты. Мәйдан уртасына чыгып 20 тапкыр бәйрәм флагларын күтәреп, авыл һәм Апас Сабантуйларын ачтым. Бер генә тасманы да югалтмадым, менә алар! Шулай дип таслап кына сөйләп,...
-45 ел тракторчы булып эшләгән дәвердә җитәкчеләр иңнәремә 17 тапкыр "Иң яхшы сабанчы", "Иң яхшы сукачы" "Иң яхшы чәчүче", Иң яхшы комбайнчы"исемле ал тасмалар такты. Мәйдан уртасына чыгып 20 тапкыр бәйрәм флагларын күтәреп, авыл һәм Апас Сабантуйларын ачтым. Бер генә тасманы да югалтмадым, менә алар!
Шулай дип таслап кына сөйләп, сандык төбенә елныкын-елга пөхтәләп төреп салып куйган "Кыр батыры" тасмаларын, 25 Диплом-Грамота, 7 күкрәк билгесен тезеп куйды Зур Күккүзнең атаклы игенчесе, яңа гына 80 яшьлеге уңаеннан район башлыгы Котлавын алган Миңнеәхәт Миңнуллин.
-Безнең әти авылның тере тарихы, легенда ул,-диләр аның авылда калган, әтиләре кулы астында комбайнчы, тракторчы булып эшләп, гаилә династиясен бик лаеклы дәвам итүче уллары Фәнис белән Фирдүс. Киленнәре Фәнзилә белән Ләйсән дә бик горурланалар аның белән. Кызлары Фирдәвес белән Фәнсирә, Миңнеәхәт ага үзе зурлап "Кияү-балакайлар" дияргә яратучы Рифгать белән Ринат, ун онык, 3 оныкчык өчен бик кадерле кеше бүген юбиляр. Күптәннән урын өстенә калган газиз хатыны, сыер савучы Рая өчен җан атып яшәүче абзыйны Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова, барлык авылдашлары да бик хөрмәт итә. "Бик яхшы ир, әти, игенче, остаз булып яшәве барыбызга да үрнәк", диләр.
-Үз гомереңдә иң истә калган мизгел нинди соң,-дип сорадым:
-Әти Миңнегали сугышка чыгып китеп, Ленинград блокадасында башын салды. Әниебез Миңнегаян 3 бала белән шулай яшьли тол калды. Колхоз эшеннән башы чыкмады инде газизебезнең. Апам Сания, энекәшем Фәритне эшчән, тормышны яратучы итеп тәрбияләде. Кырык бишнең язында җиңүчеләр фронтлардан авылга кайта башлагач, солдат әтиебезне юксынып, таллык уртасына кереп өчәүләшеп үкереп елашканыбыз бик хәтердә калды. Әтисез яшәү безгә дә бик авыр булды, тик әниебез баш бирмәде, сыктамады. Инде хәзер безгә сугыш елы балаларына кадер-хөрмәт зур, тик әтине кире кайтарасы иде бит, ә,-диде ул бик озак уйлангач җавапка.-Аннан мин яшь чакларда бик озак еллар кулга-кул тотынышып эшләгән председательләр, инде мәрхүм Хәйрулла Гайнуллин, Рифгат Сафин, Шәһит Хафизов, Әнәс Нургалиевны сагындыра. Хәзер бүлекчә идарәчесе булып эшләүче Илфир Гайнуллин тач атасы, эш мәлен дә белә, халыкка да ягымлы.
-Мин дәү әтием белән бик горурланам. Мәктәптә гаилә, сугыш еллары турында аның исемен кушып язган иншаларыма укытучылар гел "бишле" куя,-дип өстәде аның иң яраткан оныкчыгы Зәринә.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев