Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһит Миңнуллин - «Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы

Борнаш авылында яшәүче Шәһит абый Миңнуллин «Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Озак еллар терлекчелек өлкәсендә эшләп, намуслы, тырыш хезмәте белән данланган, "Апас-Мол" агрофирмасының Әлмәндәр бүлекчәсе зоотехнигы Шәһит Миңнуллинга Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән "Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы" дигән мактаулы исем бирелде.


Борнаш авылында яшәүче Шәһит абый Миңнуллин авыл хуҗалыгы өлкәсен биш бармагыдай белә. Терлекчелек өлкәсе аңа бигрәк тә якын. 50 елга якын гомерен шушы хезмәткә багышлаган ул.
-Югары белем алып, 1976 елда Ленин исемендәге колхозга зоотехник булып эшкә кайттым. 2 ел армия хезмәтен санамаганда, гомер буе туган ягымда яшәдем һәм эшләдем, - ди Шәһит абый.
Тырыш һәм максатчан яшь белгечне 1985 елда “Фрунзе” колхозы председателе итеп куялар. 9 ел хуҗалык рәисе булып эшли. Бу эшендә дә алган белемнәре һәм тәҗрибәсе ярдәм итә.
Аннан соңгы хезмәт юлы Ленин исемендәге колхоз, “Борнаш” хуҗалыгы, “Апас-Мол” берләшмәсенең Әлмәндәр бүлекчәсе белән бәйле. Шәһит абый күп кенә Рәхмәт хатларына, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек. Ә барлык хезмәт елларына нәтиҗә буларак, лаеклы ялга чыккан көннәрдә тагын да дәрәҗәлерәк бүләккә ия булуы икеләтә сөенечле.
-Терлекчелек өлкәсе җиңел түгел. Аның бит төрле чагы була. Мин җиңел эш эзләмәдем. Ә җиңеллекне күрмичә, авырлыкны аңламыйсың, - ди ул.
Шәһит абый лаеклы ялга чыккач та, 10 ел хезмәт итә. Таң белән бергә торып эшкә бару аның инде гадәтенә кергән. Гел хәрәкәттә, эштә булгангадыр, мөгаен, үз яшен биреп тә булмый әле.
Шәһит абый гаиләсе белән дә горурлана ала. Үзе кебек уңган-булган, ачык йөзле, чая Әлмәндәр кызы Флера апа белән кавышып яши башлауларына да 45 елга якын вакыт узган. 3 балага гомер, белем һәм тәрбия биреп, бүген 7 оныкларына да тормыш серләрен өйрәтә алар.
Миңнуллиннар хезмәт белән яши. Алар ихата тутырып терлек, кош-кортлар асырый. Авылдашлары арасында хөрмәтле, балалары, туганнары, якыннары янәшәсендә кадерле булып гомер итәләр.

 

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев