Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ел башыннан 10 бала батып үлгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016 ел башыннан республика сулыкларында 68 кеше батып үлгән. Шуның 10сы - балалар. Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, үлүчеләр саны - 75, балалар - 6 булган. Шул ук вакытта батып барганда коткарылган кешеләр саны да кимегән: узган ел -...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016 ел башыннан республика сулыкларында 68 кеше батып үлгән. Шуның 10сы - балалар.

Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, үлүчеләр саны - 75, балалар - 6 булган. Шул ук вакытта батып барганда коткарылган кешеләр саны да кимегән: узган ел - 60, быел 46 кеше коткарылган.


Коену сезоны башланганнан, ягъни 1 июньнән бирле, Татарстанда 47 кеше батып үлгән. Шуларның 8е балалар һәм үсмерләр. Узган җәйдә коену сезонының шушы вакытына балигъ булмаган 4 кеше батып үлгән иде.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев