Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Салават күпере” балалар бакчасында изоляциядә утыручы балалар да игътибар үзәгендә тора

Тәрбиячеләр балаларның хәлләрен белешеп, сәламәтлекләре белән кызыксынып торалар. Әти-әниләргә ватсап аша төрле киңәшләр, методик кулланмаларга сылтамалар юллыйлар.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында оешкан дежур төркемдә 8 бала тәрбияләнә. Балалар көн дәвамында шәфкать туташы күзәтүе астында тора. Бүлмәләр җыештырылудан, һәм җилләтүдән тыш махсус һава чистарткыч җайланма ярдәмендә зарарлы матдәләрдән, микроблардан арындырыла. Озак еллар бакчада шәфкать туташы булып эшләүче Фидания Галәветдинова балаларны авырудан саклап калу өчен бөтен көчен куеп хезмәт итә.
Биредә өйдә утырырга мәҗбүр булган балалар да тәрбиячеләрнең күз уңында тора.
- Изоляциядә утыручы балалар белән дә җитди эш алып барабыз. Тәрбиячеләр әти-әниләргә ватсап аша төрле киңәшләр, методик кулланмаларга сылтамалар юллыйлар. Даими хәлләрен белешеп, сәламәтлекләре белән кызыксынып торалар. Коронавируска каршы төрле кисәтү чаралары да алып баралар, - дип белдерде бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Балалар тавышыннан тынып калган бакча тәрбиячеләр күңеленә дә моңсулык салды. Озак еллар “Салават күпере” балалар бакчасында хезмәт итүче тәрбиячеләр Светлана Сираҗева белән Ләйсән Әхмәтшина да бу күренешне авыр кичерүләре хакында белдерделәр.
- Бу күрнеш безнең өчен бигрәк ят. Күңелгә балалар тавышы җитми. Балалар күп булганда төркем шау-гөр килеп тора, эшлисе дә рәхәт. Коронавирус чире тиз арада юкка чыгып, бакчабыз кабаттан сабыйлар тавышына күмелсен иде. Балаларыбыз сәламәт булып, исән-имин бакчабызга йөреп торсыннар, - дигән теләктә яши алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев