“Салават күпере” нәниләре әниләренә, дәү әниләренә бәйрәм күчтәнәче әзерләгәннәр
Бүген "Салават күпере" балалар бакчасының иң өлкән төркемгә балалары әниләрен, дәү әниләрен үзләренә кунакка чакырып тәрбияче апалары Зөһрә Билалова, Гөлүсә Гыйбадуллина, Алия Нуриева ярдәме белән шәп кенә бәйрәм бүләк иттеләр. Алар хөрмәтенә матур-матур шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, очып-очып биеп осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән әниләрен дә, дәү әниләрен дә үзләре белән...
Бүген "Салават күпере" балалар бакчасының иң өлкән төркемгә балалары әниләрен, дәү әниләрен үзләренә кунакка чакырып тәрбияче апалары Зөһрә Билалова, Гөлүсә Гыйбадуллина, Алия Нуриева ярдәме белән шәп кенә бәйрәм бүләк иттеләр. Алар хөрмәтенә матур-матур шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, очып-очып биеп осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән әниләрен дә, дәү әниләрен дә үзләре белән бергә җырлаттылар, биеттеләр, шатландырып хәтта әзрәк кенә еллаттылар да алар. Әле генә теле дә ачылып бетмәгән нәни сабыен балалар бакчасына йөртә башлаган мизгелләр әниләр күңелендә тагын бер кат яңарды. Кайберәүләр балаларының зур егет, кыз булып үсеп җиткәннәренә ышанмый да утырганнардыр, мөгаен. Ахырдан исә әниләр, дәү әниләр бергәләшеп бәйрәм табынына рәхим иттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев