“Саннар дәресе” Биеш мәктәбендә үтте
507
0
“Саннар дәресе” Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы уңаеннан оештырылды.
(17 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).
Ачык дәрес Татарстан Республикасы җитәкчелеге тәкъдиме һәм “Ак Барс” банк идарәсе белән берлектә узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Биеш мәктәбенең югары класс укучылары һәм укытучылар катнашты.
Чара укучыларда санлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәрес мәктәп укучыларының цифрлы компетенцияләрен үстерүне күздә тота. Яшь буынга күп кенә тәкъдим, киңәшләр дә яңгырады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Булат Әхмәтҗанов укучыларга замананың яңа мөмкинлекләре хакында чыгыш ясады. “Виртуаль чынбарлык нәрсә ул?” дигән сорауга дәрес дәвамында аңлатмалар бирелде.
“Кадерле балалар! Бүген сез мәктәп укучысы булсагыз, иртәгә безнең киләчәгебез. Киләчәгебез сезнең кулларда. Кешенең кыйммәте белем белән бәяләнгән чорда яшибез. Китап та укыгыз, чит телләрне дә өйрәнегез. Шул ук вакытта ИТ-технологияләрне дә өйрәнегез, мәгълүматларны максатчан кулланыгыз. Бүген нинди юнәлешне сайлыйсыз, иртәгә сезне шундый киләчәк көтә. Һәркем киләчәген үзе төзи”, - диде ул үзенең чыгышында.
“Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин республикада ИТ-белгечләр әзерләү буенча башкарылган эшләр белән таныштырды.
“2022 ел – Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Цифрлаштыру тормыш сыйфатын - мәгариф, медицина, электрон хезмәтләр эшен яхшыртуны максат итеп куя. Сезнең арада да ИТ-белгечлек алырга теләүчеләр бардыр. Бу бик мавыктыргыч, дәүләт тарафыннан ярдәм тоючы өлкә. Әлеге белгечләрнең мөмкинлекләре зур. Алар эре оешмаларда эшли яки үзенең яңа бизнес-урынын булдыра ала. Бу өлкәдә һәркем үз урынын һәм юнәлешен табарга мөмкин”, - дип аңлатты ул.
Биеш мәктәбенең 9 класс укучысы Самат Мостафин киләчәген нәкъ тә цифрлы дөнья белән бәйләргә, заманча технологияләр буенча белгечлек алырга уйлый.
“Минем өчен дәрес файдалы булды. Яңгыраган мәгълүматлар укучылар өчен бик кирәк. Киләчәктә ИT-белгеч булырга телим. Төрле эшләнмәләр буенча үземне сынап карыйсым, шәхси сайтымны булдырасым килә”, - диде ул.
“Саннар дәресе” кысаларында район башлыгы Айрат Җиһаншин ИT- куркынычсызлык, цифрлар дөньясында барган яңалыклар турында үз фикерләрен җиткерде.
"Замана мөмкинлекләреннән файдаланыгыз, ләкин аңлы һәм сак булыгыз. Дөньяда, илдә кулланылган цифрлы яңалыклардан хәбәрдар булып, белемегезне арттырып уңышларга ирешегез. Мәктәпләребез ноутбуклар белән тулыланды. Алар да белем бирү өлкәсендә зур ярдәм булачак”, - диде Айрат Җиһаншин.
Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Зәмдиханов “Саннар дәресе” укучылар һәм укытучылар өчен дә файдалы булуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев