Сара Садыйковага 111 ел
Татар халкының сандугачы, 500 ләп җырлар авторы, иҗат чишмәсен Апас төбәге белән бәйле дип санаган Сара Садыйкованың Апаста бюсты, Тутай авылында музее бар. Район үзәгендәге бер урам аның исемен йөртә. Бер сүз белән әйткәндә, Апас якларында аны онытмыйлар, аны хөрмәт итәләр, аның иҗатын яраталар. 1 ноябрьдә район үзәк китапханәсе каршындагы...
Татар халкының сандугачы, 500 ләп җырлар авторы, иҗат чишмәсен Апас төбәге белән бәйле дип санаган Сара Садыйкованың Апаста бюсты, Тутай авылында музее бар. Район үзәгендәге бер урам аның исемен йөртә. Бер сүз белән әйткәндә, Апас якларында аны онытмыйлар, аны хөрмәт итәләр, аның иҗатын яраталар.
1 ноябрьдә район үзәк китапханәсе каршындагы Сара Садыйкова бюстына аның тууына 111 ел уңаеннан чәчәкләр куелды. Үзәк мәйданда һәм музейда аның җырлары, аңа багышланган шигырьләр, истәлекләр яңгырады. Бу хакта тулырак язма газетабыз битләрендә.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев