Шәрәфулла бабай 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте
Тутай авылында гомер итүче Шәрәфулла Гыйсмәтуллин кунаклар кабул итте.
(21 нче гыйнвар, “Апастово-информ”).
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров юбилярны кайнар котлап район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән Котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова һәм “Нур” хуҗалыгы баш бухгалтеры Лилия Яруллиналар изге теләкләрен, бүләкләрен ирештерделәр.
Шәрәфулла бабай бар гомерен колхоз хезмәтенә багышлаган, бик яхшы балта остасы дигән даны бар. Галибә апа белән тормыш корып, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, олы тормыш юлына чыгарга ярдәм иткәннәр.
“1959 нчы елда тормыш корып җибәрдек. 23 елдан артык кайнана-кайната белән аңлашып, ярдәмләшеп яшәдек. Икәү бергә урманнан агач кисеп беренче кечкенә йортны салдык. Балалар үсә төшкәч менә шушы зур йортны үз көчебез белән салып чыктык. 65 нче ел шулай бер-беребезгә юл биреп, киңәшләшеп яшибез. Аллага шөкер өебез җылы, суыбыз кергән, утыбыз бар, пенсияне бирәләр, ашарга нәрсә теләсәң шул бар. Без бик канәгать”, - дип рәхмәт сүзләрен ирештерде Галибә апа.
Әтиләрен котларга шулай ук балалары, оныклары, туганнары кайтканнар.
“Әти белән әни бер-берсен тулыландырып гомер итәләр. Әти бераз кырысрак булды, әни барысын да җайлап торды. Әти шушы көнгә кадәр бозау асрады, атны бетергәнгә әле 2 ел гына. Бер дә тик тормый, ишегалдында кар да тотмый, әни чисталыкны, пәхтәлекне саклый. Кайчан кайтсак та өйләре чиста, җылы, ашлары пешкән. Безне дә шулай эш сөючән, чисталыкка өйрәтеп үстерделәр. Алдагы көндә дә шулай икәү тигезлектә, сәламәтлектә яшәсеннәр иде ”, - диләр балалары Кәлимулла белән Равия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев