Сатмыш клубында “Алтын ачкыч“
514
0
Сатмыш авылы клубында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китап укучыларга тәрбияви повестьлары аша таныш булган Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китап Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тормыш юлын чагылдыра. Кичәне Бану апа Кадыйрова алып барды. "Алтын ачкыч"ны бер берсенә күчерә-күчерә Рәмзия апа Хантимирова, Тәскирә апа Бәдретдинова,...
Сатмыш авылы клубында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китап укучыларга тәрбияви повестьлары аша таныш булган Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китап Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тормыш юлын чагылдыра. Кичәне Бану апа Кадыйрова алып барды. "Алтын ачкыч"ны бер берсенә күчерә-күчерә Рәмзия апа Хантимирова, Тәскирә апа Бәдретдинова, Дания апа Самольянова, Рәмзия апа Гыйлманова, Роза апа Ногманова, Алсу апа Дәүләтшина, Наҗия апа Галиуллиналар китап бүлекләре буйлап сәяхәт иттеләр. Апас мәдәният йорты җитәкчесе Земфира Низамова һәм Наҗия апа Галиуллина башкаруындагы мөнәҗәтләр дә тамашачылар күңеленә бик хуш килде. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм үз чыгышында мондый тәрбияви чараларның кирәклегенә басым ясады.
Гөлчәчәк Гыйсмәтова.
Сатмыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев