Сатмыш җирлегендә юлларны төзекләндерү дәвам итәчәк
Сатмыш авыл җирлеге 5 авылны берләштерә.
(25 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Халык җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты.
Узган ел җирлектә Сатмыш, Шыгай, Янгелде, Кабыккүпер авылларында юллар төзекләндерелгән. Җидекизләү авылында зират эчендә булган корылмаларга куркыныч тудырган агачлар киселгән. Район бюджетыннан Кабыккүпер авылы клубына ремонт ясалган.
“Быел шулай ук юлларны төзекләндерүне дәвам итү һәм Җидекизләү авылында җир асты суларының табигый чыгу юлларын төзекләндерү күздә тотыла”, - диде җирлек башлыгы Равилә Сибгатова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев