Сатмыштан Хәйруллиннар 60 ел бер уйда, бер фикердә яши
Җәвәт һәм Римә Хәйруллиннарның гаилә коруларына 60 ел вакыт узган.
(29 декабрь, “Апастово-информ”).
Моннан 60 ел элек Оренбур өлкәсе кызы Римә Самара егете Җәвәт белән кавышып, парлы гаилә юлына аяк баскан. 1995 елда Таджикистан якларыннан Сатмыш җирлегенә кайтып төпләнәләр.
“Тату гаиләдә 3 бала үскән. Әти-әни үрнәгендә алар да тормыш җанлы, хезмәт сөючән булып тәрбияләнгән”, -ди Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова.
Римә апа төзелеш оешмасында хисапчы-кассир булып эшли, Җәвәт абый геологик экспедиция өлкәсендә механик вазифасын башкара. Апас якларына кайткач, “Дружба” колхозында остаханә җитәкчесе булып хезмәт итә.
Җәвәт һәм Римә Хәйруллиннарга район башлыгының Яңа ел котлауларын ирештереп, Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев