Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәмәк авылы егете Айрат Рәхмәтуллинның яраткан һөнәренә нигезне солдат хезмәте сала

Урта Балтай табиблык амбулаториясе баш табибы Айрат Рәхмәтуллин Татарстан Республикасының Атказанган табибы исеменә ия. Бу – тынгысыз, нәтиҗәле хезмәтенең нәтиҗәсе.

(21 июнь, “Апастово-информ”).


Шәмәк авылы егете Айрат Рәхмәтуллинның яраткан һөнәренә нигезне солдат хезмәте сала. Кешеләргә ярдәм итәсе, гомер өстисе килү хисе биредә бөреләнә. Армиядән кайту белән егет хыялын тормышка ашыру юлларын эзли. Юкса, ул менә дигән механизатор, максатчан укытучы да була алыр иде. Әлеге өлкәләрдә дә ул үзен азмы-күпме сынап караган. Ләкин, медицина өлкәсенә тартылу өстенрәк булып чыккан.

“Хәрби бурычымны Әфганстан җирендә үтәргә туры килде. Шушы 2 ел чын тормыш мәктәбе булды. Кыенлыклар да очрады, дусларны югалту ачысын да йөрәк аша үткәрдек. Иң кыены – янәшәдәге яралы дусларга ярдәм итә алмау иде. Медицинага тартылу, табиб буласы килү теләге менә шул чакта үзен сиздерде”, – ди Айрат абый.

Айрат абый 1993 елда медицина институтын тәмамлап, хезмәт юлын Казан шәһәрендә теш табибы буларак башлап җибәрә. 1994 елда Урта Балтай участок шифаханәсенә эшкә кайта. Иң элек авылдашларының тешләрен дәваласа, аннан кабаттан белгечлек алып, участок табибы булып билгеләнә. 9 ел шифаханәнең баш табибы вазифаларын да башкара. Тернәкләндерү үзәгендә дә халыкка дәва өләшә. Хәзерге вакытта да ул Урта Балтай табиблык амбулаториясен җитәкли, армый-талмый халыкка хезмәт күрсәтә.

Айрат абый инде үзен башка һөнәр иясе буларак күз алдына да китерә алмый. Хезмәтен яратып башкара. Кешеләргә кирәк булуын белеп, тоеп яши.
«Нинди генә тынгысыз эш көне булса да, зарланырга тырышмыйм. Шуның артыннан ук берәр рәхмәт сүзе ишетеп, барлык мәшәкатьләр онытыла, күңел үсә. Коллективыбыздус, тату, бердәм. Һәркем үз эшен яхшы белә. Андый хезмәткәрләр янында эшлисе дә рәхәт. Амбулаториябез яңарыш кичерде. Уңайлыклар, шартлар артты. Халык өчен эшлисе дә, эшлисе безгә”, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев