Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәмәк авылында гомер итүче Рокыя әби Гыйбадуллина 90 яшьлек туган көнен изге дога белән каршы алды

Акъәбигә Ил һәм республика башлыгының, район җитәкчелегенең Котлаулары иреште.

(15 май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 


Рокыя әби Гыйбадуллина Шәмәк авылында туган, шушында гаилә корган, балалар үстергән. Балачагын, яшьлек елларын чордашлары кебек авыр хезмәттә уздырган. 1941нче елда әтиләрен сугышка алганнар. Әниләре биш бала белән берүзе калган. Рокыя әби бик яшьли колхоз эшенә җигелә. Кул көче таләп иткән төрле хезмәт башкара. Киров өлкәсе сазлыкларында торф чыгару эшендә катнаша. Авылның иң уңган, тырыш егете Фәһим абый белән гаилә корып, ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә Рокыя әби улы Марат, килене Гөлназ тәрбиясендә гомер кичерә. 
Акъәби 90 яшьлек гомер бәйрәмен балалары, якыннары янәшәсендә каршылады. Аның нурлы өенә чордашлары, авылдашлары да җыелган иде. Алар мул сыйлы табыннар артында догалар укып, Рокыя әбинең туган көненә тагын да ямь өстәделәр. 
Әбине котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да килгән иде. Ул җитәкчеләрнең Котлауларын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Җирлек башлыгы Илфир Гәрәев тә акъәбине җылы сүзләре белән сөендерде. Җылы юрган белән чәчәк бәйләме дә әбинең күңеленә хуш килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев