Шонгаты кибетендә лицензиясе булмаган килеш алкогольле эчемлекләр сатканнар
Алкоголь базарында закон бозылу турында дөрес хәбәр итүчегә дәүләт быел 2 миллион сумлык премия түләргә әзер "Госалкоголь» һәм кулланучылар хокукларын яклау район инспекциясе белән Яшел Үзән территориаль идарәсе вәкилләре Шонгатыда шәхси бер кибеттә лицензиясе булмаган килеш алкогольле эчемлекләр белән сату итүгә тап булды. Законны бик тупас бозучыга җитди административ штраф...
Алкоголь базарында закон бозылу турында дөрес хәбәр итүчегә дәүләт быел 2 миллион сумлык премия түләргә әзер
"Госалкоголь» һәм кулланучылар хокукларын яклау район инспекциясе белән Яшел Үзән территориаль идарәсе вәкилләре Шонгатыда шәхси бер кибеттә лицензиясе булмаган килеш алкогольле эчемлекләр белән сату итүгә тап булды. Законны бик тупас бозучыга җитди административ штраф санкцияләре кулланылачак.
-Бу көтелмәгән рейд-тикшерү вакытында район эчке эшләр бүлегенең оператив төркеме дә бик актив эшләде. Хокук сакчыларына һәм тиешле органнарга бу факт турында хәбәр итүче гражданнарга бик зур рәхмәт,-ди бу уңайдан район кулланучылар хокукларын яклау инспекторы Гөлнара Абдрахманова.
-Сүз уңаенда, халыктан кергән мондый хәбәрләрнең берсе дә тикшерелмичә калмый. Аноним хәбәрләр дә урынга чыгып тикшерелә. Тагын да үтемлерәк юлы бар-андый хәбәрегезне рәсми төстә "Халык контроле" сайтына урнаштырыгыз. Ул хәбәрегез аерым программа буенча ябык режимда теркәлә, чит-ятлар аны укый алмаячак. Хәбәр расланса, акт-протокол төзелү белән бу уяу гражданнарга көнендә үк 3-5-10 мең сумга кадәр аерым премия күчерелә. Бу түләү-дәүләт казнасыннан.
Былтыр Татарстан Хөкүмәте бу максатка 1 милион сумлык финанслау чыганагы билгеләгән иде. Быелгы Карарда аның 2 миллион сумга кадәр билгеләнүе расланды. Шул юл белән Интернет челтәре аша намуссыз сәүдәгәрләр, алкогольле продукция базарында үзен законнан өстен дип санаучылар, ялган аракы, көмешкә сатып кеше агулаучылар, гаиләләр тынычлыгын бозучылар турында былтыр 300 гә якын хәбәр урнаштырылган иде. 100 дән артык татарстанлыга дөрес хәбәре өчен ярты миллион сумга якын премия түләнде. Кайберәүләр активлыгы рәттән берничә премия белән бәяләнде.
Быел атна саен Татарстанның "Халык контроле сайтына шундый 10-20 хәбәр керә. Тик әлегәчә бу исемлектә апаслылар булмавы гына борчый. Гаделлек, тәртип, иминлек һәркемнең гражданлык позициясенә бәйле бит...
Былтыр шундый телдән, телефон аша җиткерелгән хәбәрләр нигезендә хокук сакчылары катнашында урынга чыгып районда 100 гә якын тикшерү, контроль сатып алулар үткәрдек. 15 хәбәрнең дөрес булуы расланды. Законсыз әйләнештән составында спирт булган 70 литр эчемлек алынды. Гаеплеләргә 45 мең сумлык штраф санкияләре кулланылды һәм бу акчалар җирле бюджетка керде. Быелның ике аенда барлыгы 49 берләштерелгән рейд үткәрелде. Алкогольле продукция әйләнешендә 7 Закон бозу очрагы ачыкланды һәм 130 литр спиртлы эчемлек конфискацияләнде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев