Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шыгайда Әмир Камалиевны искә алдылар

Бер ел элек, драматург, язучы, танылган якташыбыз, Шыгай авылы егете Аманулла псевдонимы белән иҗат итүче Әмир Камалиев арабыздан китте.


(31 май, “Апастово-информ“).


Якташыбыз үзе арабызда булмаса да, аның исеме телдән төшми, иҗатына еш мөрәҗәгать ителә, әсәрләре сәхнәдән яңгырый. Бу көннәрдә туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре аны кабат искә алды.

“Каберенә бардык, чәчәкләр куйдык, аның рухына багышлап дога кылдык. Абыебыз турында җылы, матур сүзләр яңгырады. Алар бар да абыебызга дога булып барып ирешсен“, – ди энесе, Шыгай авылы клубы мөдире Дамир Камалиев.

Әмир Камалиев Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев