Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Син уракка әзерме?

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе районнарда техниканың уракка хәзерлеген тикшерә.

(16 июль, “Апастово-информ”).


Тикшерүнең максаты - иген суктыру машиналарының, иген эшкәртү механизмнарының урып-җыюга сыйфатлы һәм үзвакытында хәзерләнүен тәэмин итү. Берүк вакытта җәйге һәм көзге кыр эшләрен үткәрүгә агрегатларның хәзерлеге дә тикшерелә.

Бөгелмә районында үткәрелгән комбайннар парадында комбайннарны тикшерү белән бергә, иген ташучы техниканың төзеклеге, иген складлары, киптергечләр, иген чистарту машиналарының төзеклеге тикшерелде. Хезмәтчәннәрне нәтиҗәле эшкә һәвәсләндерү мәсьәләсенә һәм техника куркынычсызлыгын үтәүгә аерым игътибар бирелә.

Башка районнарда уракка хәзерләнгәндә дә кимчелекләрне төзәтү ни дәрәҗәдә оештырылганлыгын комиссия җентекләп тикшерә.
Кичә Апас районында да уракка әзерләнүнең барышын тикшерү буенча комбайннар парады узды. Анда урып-җыю эшләрен 20-25 көн эчендә төгәлләү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев