Солдат анасы булу – зур горурлык!
Каратунда яшәүче Айрат һәм Сәвия Тимершиннар июнь аенда кече уллары Инзилне солдат хезмәтенә озаттылар.
(27 ноябрь, "Апастово-информ").
Инзил бүгенге көндә Калининград шәһәрендә хәрби-диңгез флотында хезмәт итә.
"Улларыбызны кечкенәдән һәр егет армиядә булырга тиеш дигән фикер белән үстердек. Яшьтән үк хезмәтне яратырга, максатчан, тырыш булырга өйрәттек. Спортны үз итеп, чыныгып үстеләр. Физик яктан нык булгач, армиягә баруны да тыныч кабул итте улыбыз. Изге ант тантанасына үзебез дә бардык. Улыбыз өчен горурланып кайттык", - дип сөйли солдат әнисе.
Сәвия Тимершина үзе Каратун урта мәктәбендә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирә. Иҗатка гашыйк укытучы укучыларына Ватанга, туган телгә, матур әдәбиятка мәхәббәт уята. Тәҗрибәле укытучының хезмәттәшләре алдында да абруе зур. "Барлык солдат Аналарына да теләгем изге - улларыбыз Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, исән-сау кайтып җитсеннәр. Кайгы җиле беркемнең дә ишеген какмасын, күгебез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын", - ди Сәвия Мәлик кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев