Шомырт яратасызмы?
Ул йөрәк-кан тамырлары системасы өчен бик файдалы.
Шомырт та өлгереп килә, дуслар. Ул ел да булмый, ә быел, уңышлы елга ошаган. Вакытында аның белән дә сыйланып калыгыз!
- Шомырт җимешләре күзләр өчен файдалы. Җиләкләр составында күп микъдарда А витамины һәм бета-каротин бар.
- Иммун системасы өчен файдалы. Шомырт җимешләрендә антиоксидантлар, мәсәлән, С витамины һәм флавоноидлар күп.
- Йөрәк-кан тамырлары системасы өчен файдалы. Шомырттагы антиоксидантлар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый.
- Ашкайнату тракты өчен файдалы. Шомырт составында диарея вакытында ашкайнату эшчәнлеген нормальләштерүче органик кислоталар бар.
- Тынычландыра торган тәэсире бар. Шомырт нигезендәге төнәтмәне яки каты чәйне еш кына тынычландыру максатында кулланалар.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-07-02/shomyrt-yaratasyzmy-4299285
Фото: «Кызыл Таң»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев