Сәрхүшне ничек айнытырга?
Апас үзәк хастаханәсендә йогышлы авырулар бүлеге эше тукталгач, озаклап эчүдән айный алмый тилмерүчеләрне кайда илтергә дә белгән юк. Гаиләсе, туганнары да шуннан иза чигә. Илдә, күрше районнарда да айныткычлар, сәрхүшләрне хезмәт дәвалау- сәламәтләндерү диспансерлары юк хәзер. Нишләргә? Сорауга район баш табибы Линар Әхмәтянов җавап бирә: -Апаслыларга без бу төр хезмәт...
Апас үзәк хастаханәсендә йогышлы авырулар бүлеге эше тукталгач, озаклап эчүдән айный алмый тилмерүчеләрне кайда илтергә дә белгән юк. Гаиләсе, туганнары да шуннан иза чигә. Илдә, күрше районнарда да айныткычлар, сәрхүшләрне хезмәт дәвалау- сәламәтләндерү диспансерлары юк хәзер. Нишләргә?
Сорауга район баш табибы Линар Әхмәтянов җавап бирә:
-Апаслыларга без бу төр хезмәт күрсәтә алабыз, моның өчен махсус палата, әзерлекле белгечләребез бар. Тик бу хезмәт түләүле-дәвалау вакыты, дару-препаратларга бәйле рәвештә ул шактый зур чыгымнар сорый. Шундый үтенеч белән килүчеләргә без стандарт шартлар һәм таләпләргә нигезләнеп ярдәм итәбез. Кешенең хәле бик тә авыр булса, ул реанимациягә салына, бу очракта түләү каралмаган.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев