Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Статистика бүлеге җитәкчесе Равия Хафизова район башлыгының Рәхмәт хатына лаек

Равия Хафизова 40 ел гомерен районның социаль-икътисади тормышына багышлаган.

(29 март, “Апастово-информ“). 


Равия апа районның статистика бүлеген 14 ел җитәкли. Эшенең җаваплылыгын да, зур төгәллек таләп итүен дә яхшы аңлый. 
“Һәр тармак буенча мәгълүматлар җыеп, Россия статистика бүлегенә җибәрелә. Бу көннәрдә кече бизнес буенча мәгълүматлар җыю бара. Әлеге эш 5 елга бер башкарыла. Шулай ук сентябрьдә узачак Халык санын алуга да әзерлек эшләре дәвам итә“, – диде Равия апа. 
Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә, лаеклы ялга китү сәбәпле, Равия Хафизова район башлыгының Рәхмәт хатына, чәчәкләргә һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов озак еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев