Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сыер бөерен кыздыру рецепты

Сыер бөерен иссез итеп ничек кыздырырга? Әлбәттә бу – «бик тәмле булачак» дип тәкъдим итә торган ризык түгел. Әмма мөгезле эре терлекнең эчәгесен, картасын «деликатес» дип ашаучылар аны ошатырга мөмкин. Бөерне яхшылап юарга, эчендәге майларын, кан тамырларын алырга, уртача кисәкләргә турарга.

Бер бөер өчен 2 бал кашыгы сода, 2 бал кашыгы 70 процентлы аш серкәсе, ярты лимон, тоз, борыч кирәк.

Бөернең исен бетерү өчен 1 бал кашыгы сода салып болгатырга һәм 15 минутка калдырырга. Аннары 1 бал кашыгы аш серкәсе салырга һәм соданың «сүнгәнен» көтәргә. Агып торган суда юдыртырга. Шушы ук процессны тагын бер тапкыр кабатларга.

Аннары кайнап торган суга бөерне салырга һәм биш минут пешереп алырга. Суны түгеп, юдыртырга. Бу процессны да тагын бер тапкыр кабатларга, бу юлы тәмләткечләр һәм бер телем лимон салып пешерергә.

Табага үсемлек мае, ярымбоҗра итеп туралган суганны һәм бөерне салып, бераз кыздырып алырга. Өстенә калган лимонның согын сыгарга.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/ere-terlek-boeren-kyzdyru-recepty-5856261

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев