Сыздырды Апас гармуннары
"Гармун моңы - йөрәк җыры" фестивале барлык авыл җирлекләрен әйләнеп чыгып, чираттагы тамашачысын Апасның Үзәк ял паркына җыйды. "Уйнагыз, Апас гармуннары" кичәсе район оешуның 87 еллыгы уңаеннан һәм авылларга гармун тавышын кайтару, сәнгатьнең бу төренә гашыйк райондашларны берләштерү, читтә яшәүче якташларны барлау максатыннан оештырылды. Кичәдә күңелнең иң нечкә кылларына барып...
"Гармун моңы - йөрәк җыры" фестивале барлык авыл җирлекләрен әйләнеп чыгып, чираттагы тамашачысын Апасның Үзәк ял паркына җыйды. "Уйнагыз, Апас гармуннары" кичәсе район оешуның 87 еллыгы уңаеннан һәм авылларга гармун тавышын кайтару, сәнгатьнең бу төренә гашыйк райондашларны берләштерү, читтә яшәүче якташларны барлау максатыннан оештырылды. Кичәдә күңелнең иң нечкә кылларына барып ирешерлек итеп, өздереп гармунда уйнаучы, тальянда сыздыручы үзебезнең һәвәскәрләр белән беррәттән Бөтенроссия Халыкара конкурслар лауреаты, Мәскәү филармониясе солисты Айдар Салахов та катнашты. Ул район башлыгы Рәшид Заһидуллин чакыруы буенча килде һәм яраткан көйләрен бүләк итте.
-Районыгыз бик матур, халкы кунакчыл, ихлас. Бу якларга беренче генә тапкыр килдем. 15тән артык көй башкардым. Иҗатымны бәяләвегез өчен рәхмәт,- диде Мәскәү кунагы.
Кичәдә Апас бистәсендә яшәүче 15 гармунчы катнашты. Һәр авыл җирлегеннән дә кунак буларак берәр гармунчы чакырулы иде. Кичке Апас җыр-моңнарга, алкышларга күмелде.
- Тальяным белән Сабантуйларда, төрле бәйрәмнәрдә еш катнашам. Ул минем гел янымда. Бармакларым уйнарга ашкынып тора, - диде Карабайда яшәүче, тиздән 80 яшьлеген каршы алучы Габделхак ага Мөхәммәтшин. Ул үз көйләренә бии-бии уйнады.
Кичә Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногманов сценариесе буенча барды. Гармунчыларны да ул барлаган. Бертуганнар, Иске Әнәле авылы егетләре Дамир һәм Марс Нәбиуллиннар да фестивальдә катнашырга бик теләп ризалашканнар. Аларның "Авыл көе"н сыздырып, җырларын бүләк итүләре җылы тәэсирләр калдырды. Озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия өләшүче җитәкче Зөфәр Зәмдиханов та гармуны - җан дусты белән сәхнәдә беренче генә тапкыр түгел иде.
- Гаиләбез белән сәнгатькә гашыйк без. Гармун - дустыбыз, җыр - юлдашыбыз. Эчтәлекле, кирәкле бәйге бара. Милли моңнар буыннан-буынга күчә, - диде Зөфәр абый.
Хезмәт һәм сәхнә ветераны Нәҗиб Гыйбадуллин да ямансулап алса, күңеле төшсә, кулына гармун ала. Берничә тапкыр бәйгеләрдә җиңеп, гармуннар белән бүләкләнгән ул. Хәзер дә яшьлек дустын кулыннан төшерми. Районда узган бер генә мәдәни чара да аның
катнашыннан башка узмый. Гомумән, чарада катнашкан һәркем бу көнне бәйрәм кәефе, күңел күтәренкелеге бүләк итте.
Паркта сәүдә нокталары эшләде, коймак, шашлык пеште, нәниләр өчен уеннар оешты. Балалар мәйданчыгы да шау-гөр килеп торды.
Кичә беткәннән соң да, халык таралырга ашыкмады. Гармунчылардан яраткан көйләрен кабат-кабат сорап уйнаттылар. Шулай ук районыбызга кунак булып килгән Айдар Салахов иҗаты белән кызыксынучылар да күп булды. Соңыннан гармун һәм 80нче еллар көйләренә дискотека оештырылды.
"Уйнагыз, Апас гармуннары" кичәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин да тамаша кылды. Ул чараның югары дәрәҗәдә оешуын билгеләп узды, гармун моңнарына киләчәктә дә игътибар зур булачагына басым ясады. Нәтиҗәләр исә Республика көнендә ясалачак.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев