Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Табар Черкене мәктәбендә махсус операциядә һәлак булган Сергей Баранов-Орелга багышланган истәлек стенды ачылды

Мәктәп укучылары һәм укытучылар батыр егетне олы хөрмәт белән искә алдылар, аның белән чиксез горурлануларын белдерделәр.

(28 февраль. “Апастово-информ”).


Мәктәптә батыр егет Сергей Баранов-Орелга багышланган истәлек стенды һәм “Герой партасы” куелды һәм тантаналы төстә ачылды.
“Без Сергей белән чиксез горурланабыз. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан мәктәбебездә истәлек язуы булдырдык. Ул һәрдаим аның батырлыгы турында сөйләп, искә төшереп торыр. Ә “Герой партасы”артында утыру укучыларга уңышка ирешү өчен рух өстәр” – дип белдерде Табар Черкене мәктәбе директоры Лидия Щербакова.
Сергей Баранов-Орел 1989нчы елның 7нче ноябрендә туа. Аның әти-әнисе Сергей һәм Нина Баранов-Ореллар Табар Черкенендә яши. Авылда урта мәктәпне тәмамлый. Әфган далаларын кичкән әтисе Сергей үрнәгендә хәрби кием кияргә хыяллана. Камский гуманитар-техник көллиятендә юрист белгечлеге буенча һөнәр үзләштергәннән соң, армия сафларына алына. Хәрби бурычын Саратов өлкәсендә үти. 2013нче елдан контракт буенча Ульяновск өлкәсендә 31нче аерым гвардия десант-штурм бригадасында хезмәт итә. Украинадагы махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак була. Аны үзе яшәгән һәм хезмәт иткән Ульяновск шәһәрендә Дан аллеясында җирлиләр. Кечкенәдән күкрәгенә медальләр тагу белән хыялланган батыр егет Кавказдагы контртеррористик операциядә катнашканы, батырлыгы, Кырымны кайтарганы өчен медальләр һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Аның горур исеме авылдашлары һәм белем һәм тәрбия биргән остазлары күңелендә мәңге яши. Хәтер чарасында һәркем батыр егетне җылы сүзләр белән искә алды.
“Сергей Баранов-Орел бик игътибарлы, итагатьле егет булды. Ярдәм итәргә ашкынып торды. Мәктәп тормышы белән янып яшәде, һәрчак алгы сызыкта булды”, - диделәр укытучылар.
Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифгать Ибәтуллин батыр егет белән чиксез горурлануын белдерде.
“Сергейны бары тик уңай яктан гына искә алып була. Ярдәмчел, намуслы, батыр егет Табар Черкене авылының олы горурлыгы. Без аны мәңге онытмабыз”, - диде ул.
Район хәрби комисариаты вәкиле Рәшит Мирсалимов та искә алу кичәсенең мөһимлеген ассызыклап узды.
“Сергей Сергеевич Баранов Орел тыныч тормыш өчен, яшь буынның киләчәге өчен башын салды”, - диде ул.
Хәтер чарасында Сергей Баранов-Орелның әтисе Сергей Пантелеевич Баранов-Орел да катнашты. Ул улын искә алган һәркемгә – район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә һәм мәктәп коллективына олы хөрмәтен белдерде һәм улының иң кадерле истәлеген – коралын тапшырды.
Батыр ил улы үстергән Сергей һәм Нина Баранов-Орелларга район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров рәхмәт сүзләрен ирештерде. Һәм киләчәктә батыр егет Сергейның исеме мәңгеләштерелеп, аның истәлегенә мемориаль такта куелачагы хакында белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев