Табиб 50 яшьтән соң хатын-кызларның корсагы үсү сәбәбен әйткән
Табиб-диетолог, эндокринолог Виктория Садовская 50 яшьтән соң күпчелек хатын-кызларның корсагы үсә башлау сәбәбен аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Күп кенә хатын-кызларның 50 яшьтән соң корсак тирәсендә «алъяпкыч» барлыкка килә, бил юанаю сизелә башлый. Менопауза башлангач, хатын-кыз җенес гормоннары булган эстрогеннарның күләме кими, кан басымы күтәрелү, тән кызышу күзәтелә башлый. 50 яшьтән узган хатын-кызларның гормональ үзгәрешләре эч үсүгә китерергә мөмкин, ди белгеч.
Корсак үсүнең тагын бер сәбәбе – физик активлык кимү. Гормональ үзгәрешләр чорында мондый гиподинамия корсак үсү, симерүне арттыра гына.
Корсак үсүне булдырмау өчен даими рәвештә гәүдәне ныгыта торган күнегүләр ясарга, физик активлыкны арттырырга, көндәлек рационда углеводлар күләмен тикшереп торырга киңәш иткән белгеч.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/125943/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев