Табибә Кадрия Мефодьева тикшеренү узуны кичектермәскә киңәш итә
Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала үлем-китем сәбәпчесе буларак яман шеш авыруы икенче урында тора. Статистика дөньяда ел саен 9 миллион кешедә яман шеш чире табылуы һәм 6 миллионга якын кешенең яман шештән үлүе турында бәян итә.
(16 февраль, “Апастово-информ“).
Әлеге уйларга да куркыныч мәкерле чир, ни кызганыч, олыны, яшьне карамый. Бу хакта район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар һәм онкология авырулары буенча табибә Кадрия Мефодьева белдерде.
“Иң мөһиме – ышанычны югалтмаска һәм төшенкелеккә бирелмәскә, әлбәттә, авыруда ышаныч тудырырга кирәк. Дәвалануның нәтиҗәсенә ышанырга. Табиб кушканнарны төгәл үтәргә. Авыруга шик ачыклану белән, республика онкология үзәгенә җибәрелә. Үзәктә төгәл диагноз куела яки шик кире кагыла. Кирәк очракта дәвалану да үзәктәге табиблар тарафыннан билгеләнә. Авыру кешегә операция тәкъдим ителергә, химиотерапия, авыру билгеләре буенча дәвалау билгеләнергә мөмкин. Хәзерге Законнар нигезендә, авыру кешегә диагнозы җиткерелергә тиеш. Тормышта төрле могҗизалар була. Яман шешнең соңгы стадиясендә дә терелүчеләр күп, 20-30ар ел яшәүчеләр бар. Күңел төшенкеленә юл куймыйча, авыруны җиңәм дип, нык ихтыяр көче белән яшәү мөһим“, – ди Кадрия Мефодьева.
Физик активлык авыруга каршы торучанлыкны ныгыта. Юкка борчылмагыз, үзегезне тыныч тотыгыз, күтәренке кәефтә яшәгез. Көнкүрештә туган борчылулар шулай ук бик зарарлы. Туклануга зур игътибар бирегез. Күбрәк үзегезнең бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимеш, азык-төлек белән тукланыгыз. Рационда сөт ризыклары, чүпрәсез пешкән ашамлыклар, диңгез балыклары булу да файдалы. Нәселдәнлек, зарарлы хезмәт урыннары шулай ук авыруга сәбәпче булып тора.
“Үзегезне саклагыз. Табиб янына килүдән курыкмагыз. Хатын-кызлар күкрәктәге шешләрне үзләре дә сизә ала. Игътибарлы булыгыз. 18 яшьтән узган ханымнар елга бер тапкыр тикшерү узып, вакытында онкоцитология, кеше папилломасы вирусына тестларын тапшырсалар, үз сәламәтлекләре өчен күңелләре тыныч булыр! Сәламәтлек сезне ташламасын, исән-имин яшәгез“ –” диде табибә.
Кадрия Мефодьева бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев