Табигатькә күз салдыгызмы?
Гөлбадран – күпьеллык үсемлек биеклеге ярым метрга кадәр җитә. Баллы, үзенчәлекле ис килә.
(6 июль, "Апастово-информ").
Гөлбадранның төнәтмәсе – тараканнар, борча һәм кандалага каршы көрәшү өчен менә дигән чара булып тора. Үсемлек яфракларын ваклап ясалган порошок чебенне 15 минут эчендә юк итәргә сәләтле.
Үсемлекләрнең яңа ботаклары белән итне сакларга була. Бу үсемлек бөҗәкләрне куркыта һәм яхшы антисептик үзлегенә ия. Табигатькә чыгарга яратучылар өчен файдалы киңәш.
Аш бүлмәсендә дә гөлбадранның файдасы бар. Ул кулинариядә, барыннан да элек, ит ризыкларында һәм яшелчәләрне консервлаганда кулланыла. Үсемлекнең чәчәкләре камырга тәм кертә, ә вак киселгән яфракларны аз микъдарда салатларга, ярма һәм ашларга кушарга мөмкин.
Әгәр чәчәкләрне тигез пропорцияләрдә төелгән борыч белән кушсаң, ит һәм башка ризыклар өчен үзенчәлекле тәмләткеч булачак.
Гөлбадран яфрак һәм чәчәкләрендә күп күләмдә эфир майлары, аскорбин кислотасы, флавоноидлар бар. Яфракларны куллану өчен алдан әзерлиләр. Җыеп 40 градуска кадәр булган температурада киптерәләр. Үсемлек ашказаны-эчәк тракты эшен яхшырта, йөрәк эшен нормальләштерә, кан басымын арттыра. Үсемлекләрдә зур микъдарда булган эфир мае микробларга каршы тора һәм суалчаннарга каршы нәтиҗәле чара. Гөлбадран согы туберкулездан соң организмны торгызу өчен, баш авырулары, буыннарда авырулар, ревматизм, салкын тию, җәрәхәтләр, эпилепсияне дәвалаганда ярдәм итә. Сок шулай ук йоклату сәләтенә дә ия. Йөкле хатын-кызларга һәм кечкенә балаларга бөтенләй ярамый. (Зыяны булырга мөмкин, табиб белән киңәшү зарур).
Гөлбадранны саклык һәм чама белән генә куллану кирәк. Күп күләмдә кулланмаң, ул агулы, зарарлану да булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев